Лаеш районының Орел авылы халкы безнең хәрбиләргә ярдәм итү өчен акча җыйды
мәдәният

Лаеш районының Орел авылы халкы безнең хәрбиләргә ярдәм итү өчен акча җыйды

Орел мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларыбызга ярдәм итү өчен хәйрия концерты узды.

Яңартылган мәдәният йорты сәхнәсен җирле волонтерлар үрә торган маскировка челтәрләре, шулай ук Җиңү байрагы күчермәсе белән бизәгәннәр. Концерт кунаклары Елена Шәйхәттарова һәм «Родные напевы» вокаль ансамбле башкаруындагы җырлардан ләззәтләнделәр. Барысы да вакытны бик яхшы үткәрделәр.

Авыл халкы 15 мең сум акча җыя алган. Акчалар «СВОга ярдәм» фонды хисабына кертеләчәк. 

Киләсе хәйрия концерты Лаеш районында Комлы Ковалда 17 ноябрьдә 19.00 сәгатьтә планлаштырылган.

Фото: Лаеш мәдәният йорты.


Лаеш районы Лаеш мәдәният йорты

Нет комментариев