Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
мәдәният

Лаеш районының Пәрәү авылы халкы язны күңелле каршы алды

Пәрәү мәдәният йортында язны каршы алу бәйрәме — «Карга боткасы» узды.

   «Карга боткасы» — тормышы җир һәм игенчелек белән тыгыз бәйләнгән традицион яшәү рәвеше алып баручы кешеләр бәйрәме. Бу бәйрәмнең төп максаты — мул уңышны тәэмин итү. Бу — балалар да, өлкәннәр дә күңел ача торган, уеннарда катнаша торган зур авыл бәйрәме.
Бәйрәмгә килгән авылдашлар җылы боткадан, кайнар коймаклардан һәм хуш исле чәйләрдән авыз иттеләр, дәррәү төшеп биеделәр. Авылдашларның бәйрәмнәрне бергә каршы алулары бик күңелле. Мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәмгә килгән һәркемгә олы рәхмәтләрен белдерделәр.
Җирдә тынычлык булсын, мәхәббәт яшәсен!
Фото: Пимәр авыл мәдәният йорты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев