Лаеш районының Урта Девятово җирлегендә Россия флагы көнен билгеләп үттеләр
Җирлектә дүрт көн дәвамында дәүләт бәйрәменә — Россия Федерациясе флагы көненә багышланган чаралар узды.
Балалар «Триколор» открыткасы ясау буенча мастер-класста катнаштылар. Урта Девятово мәктәбе директоры киңәшчесе Лилия Миляшова Россия флагы тарихы, Россия триколоры төсләренең символик әһәмияте турында сөйләде. Балалар дәүләт һәм һәр граждан тормышында флагның билгеләнеше һәм әһәмияте турында күзаллау алдылар.
Балалар Урта Девятово авылында яшәүчеләргә кулдан эшләнгән открыткалар һәм брелоклар бүләк иттеләр, аларга ныклы сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләделәр.
Ә мәдәният йорты хезмәткәрләре «Держава флагы — дан символы» дигән квиз-уен уздырды. Россия флагы — илебезнең куәте һәм бөеклеге символы. Аның өч төсе һәр россияле өчен иң мөһимен гәүдәләндерә: ак төс — тынычлыкны һәм чисталыкны, зәңгәр төс — ышанычны һәм идеалга тугрылыкны, ә кызыл төс — Ватан хакына коелган энергияне, көчне, канны гәүдәләндерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев