Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
мәдәният

Лаеш сәнгать мәктәбендә «Туган як талантлары» концерты узды

Балалар сәнгать мәктәбендә аның артистлары һәм Казан музыка мәктәпләреннән чакырылган кунаклар катнашында бердәм концерт булды.

Лаеш сәнгать мәктәбе сәхнәсендә Казанның Яңа Савин районы 16 нчы номерлы балалар музыка мәктәбе һәм Совет районы 30 нчы номерлы балалар музыка мәктәбе укучылары чыгыш ясады. Әлеге чара Татарстан Республикасының өстәмә белем бирү учреждениеләре арасында нәтиҗәле хезмәттәшлекне ныгыту максатыннан оештырылды.Программада төрле инструментларда — фортепиано, тынлы һәм бәрмә, кыллы-чиртмә, халык һәм кыллы инструментларда музыкаль номерлар яңгырады.Тыңлаучылар симфоник оркестр инструментлары белән якыннан таныша һәм дөнья музыка мәдәнияте хәзинәсенә кагыла алдылар. Концертта рус һәм чит ил классикасы, төрле чор һәм стиль композиторлары: Джулио Каччини, Кристоф Глюк, Пётр Чайковский, Сергей Рахманинов, Владимир Коровицын, Нур Даутов һәм башкаларның әсәрләре башкарылды.

Фото: Балалар сәнгать мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев