Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаеш тернәкләндерү үзәгендә Нәүрүз яз бәйрәмен билгеләп үттеләр

Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Нәүрүзне бәйрәм итү гадәткә әверелде.

Җирне яңадан нурлы кояш уятыр. Яз җитте, Нәүрүз килә!” – дип  башланган иде Нәүрүз тернәкләндерү үзәгендә.

Язгы көн белән төн тигезлеге көнен борынгыдан барлык халыклар билгеләп үткән. Юкка гына бу бәйрәм ЮНЕСКО тарафыннан кешелекнең матди булмаган мәдәни мирасы исемлегенә кертелмәгәндер. Быел бәйрәм татар халкы гадәтләренчә узды.

Халык әкиятләре персонажлары балалар белән милли уеннар уйнады, матур җырлар җырлыды, яз турында шигырьләр укыдылар һәм бәйрәмнең гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән таныштырдылар. Күңел ачу Нәүрүздән татлы ризык белән тәмамланды.

Чара Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында уздырылды.

Фотоны Татьяна Сәгыйтова бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Лаеш тернәкләндерү үзәге нәүрүз