Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаеш тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә осталык сәгате үткәрделәр

“Православие мәдәнияте: инвалид балалар өчен һөнәр мәктәбе” проектын тормышка ашыру кысаларында осталык сәгатен күп профильле “Cәламәт буын” (Усады) лицееның технология укытучысы Анна Василевская үткәрде.

Кул астындагы материалдан курчаклар ясау бик җиңел түгел. Монда кул бармакларының ачык хәрәкәтләре, төрле материал белән эшли белү һәм эстетик зәвык кирәк. Моңа инвалид балаларны алтын куллы Анна Ивановна курчак-оберег ясау буенча осталык сәгатендә өйрәтте дә инде. Хәзер мөмкинлекләре чикле балалар өчен тернәкләндерү үзәгендә һәр тәрбияләнүченең үз кулы белән ясалган үз яклаучысы бар.

Фотоны Татьяна Сәгыйтова тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Лаеш тернәкләндерү үзәге