Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаеш тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрне кинематография тарихы белән таныштырдылар

Балалар тәкъдим ителгән видеофильмнарны караганнан соң геройларның гамәлләре турында фикер алыштылар.

27 августта Россиядә Россия киносы көне билгеләп үтелә. Бу дата алдыннан Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә кунакка Лаеш муниципаль районы халыкка кино-видео хезмәте күрсәтү буенча МБУ белгече Светлана Ситдыйкова килде.

Очрашу барышында Светлана Григорьевна балаларны Россия кино сәнгате үсешенең төп этаплары белән таныштырды. Ул кино сәнгате тарихы, кино индустриясендә эшләүче белгечлекләр һәм кешеләр (режиссер, сценарист, яктырткыч), кино жанрлары һәм төрләре (мюзикл, боевик һ. б.) турында сөйләде.

Танып белү программасының аерым бите «Отечественные кинопервопроходцы» видеоролигын һәм «Кояшта, кукуруз рәтләре буйлап» видеофильмын карауга багышланды.

Социаль педагог Татьяна Сәгыйтова аңлатканча, чараның төп максаты — балаларның кинематография сәнгате турындагы белемнәрен гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Фотоны Татьяна Сәгыйтова бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Лаеш тернәкләндерү үзәге