Лаеш укучылары Фәнис Яруллин иҗаты белән якынрак таныша ала
Татар язучысы Фәнис Яруллин тууына 85 ел булу уңаеннан Лаеш үзәк китапханәсендә “Халык шагыйре” китап күргәзмәсе әзерләнде (1938-2011).
Фәнис Яруллин - татар шагыйре, прозаик һәм драматург. Булачак язучы бала чактан ук туган як табигатенең матурлыгын үзләштерә. Фәнис Гатаулла улының шигъри чишмәсе яшүсмер вакытта каләм сынау белән башлана һәм вакыт узу белән киңәя һәм тирәнәя бара.
1964 елда татар китап нәшриятендә “Мин тормышка гашыйк” шигырьләр жыентыгы чыга. Кечкенә шигырьләрдән Фәнис әкренләп зур поэма, повестьләр яза башлый. “Җилкәннәр җилдә сынала”, “Кыйгак, кыйгак каз кычкыра”, “Чәчәкләр көе” повестьләре һәм “Җан авазы”, ”Нәсел агачы” шигъри әсәрләре аңа аеруча танылу китерде.
1978 елда “Сулыш”, “Аерылмас дустым” шигырьләр җыентыгы өчен Фәнис Яруллинга Муса Җәлил исемендәге республика премиясе бирелә, ә 1995 елда “Җан авазы” китабы Габдулла Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясенә лаек булды.
1984 елда әдәбият өлкәсендәге уңышлар өчен шагыйрьгә “ТР атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелә, ә 1988 елда “Халыклар дуслыгы” ордены белән бүләкләнә. 2001 елда аңа ТР Халык шагыйре исеме бирелә. Фәнис Яруллин 46 китап авторы.
Л.Н. Ермакова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев