Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаеш укучылары өчен Россия көненә багышланган викторина уздырылды

Лаешның 3нче мәктәбендә Надежда Генералованың «Минем ватаным Россия» рәсемнәр күргәзмәсе узды.

Надежда Аркадьевна — бик талантлы һәм күпкырлы кеше. Аның талантларының берсе — рәсем сәнгате. Дәүләт бәйрәме уңаеннан ул мәктәп яны лагерына йөрүче балаларны үз эшләре белән таныштырды. Күргәзмәне карагач, лагерь балалары Надежда Аркадьевнага күп сораулар бирделәр. Ул ничек рәсемнәр ясавы, нинди буяулар белән, ничә яшьтән рәсем сәнгате белән шөгыльләнә башлавы турында сөйләде.

Лаешның 3нче мәктәбен тәмамлаган Надежда Генералова туган мәктәбенә «Ак таулар» картинасын бүләк итте. Очрашу ахырында А. Денежкин исемендәге Балалар шәфкать Ордены хезмәткәрләре Россия көненә багышланган викторина үткәрделәр. Балалар сорауларга дөрес җавап биреп бүләкләр алдылар. Балалар да сюрприз әзерләделәр: шигырьләр укыдылар һәм җырладылар.

Фотоны Зөһрә Лезина бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Лаеш 3нче мәктәп «Минем ватаным Россия»