Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаеш укучылары өчен театральләштерелгән бәйрәм яңа уку елына багышланды

Советлар Союзы Герое Б. К. Кузнецов исемендәге 2 нче Лаеш мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары өчен үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре театральләштерү элементлары белән «Уку елы бусагада» дигән әдәби бәйрәм оештырдылар.

Җәйге каникуллар сиздермичә үтте. Димәк, ял иткән балалар мәктәп парталарына кайталар. Алар өчен мәктәп вакыты яңадан башлана.

Бәйрәмгә килгән Таня исемле кыз балаларны Белем көне белән котлады. Ул балаларга өч ел дәвамында алган белемнәрен яңартырга һәм уен программасында катнашырга тәкъдим итте. Бәйрәмнең төп геройлары Наташа һәм Кузя балалар белән бергә хәрефләр иленә юл тоттылар.

Монда убырлы карчык алфавитның барлык хәрефләрен бутап тәртипсезлек китереп чыгара. Хәрефләрне табу өчен, балаларга конкурсларда катнашырга туры килә: «Хәрефләр турында табышмаклар», «Сүздә хата табу», «Изографлар» (рәсемнәрдә яшеренгән хәрефләрне эзләү), «Сүз әйт», «Сүзләрне иҗекләргә бүл» һәм башкалар.

Бу биремнәрне үтәп, балалар Наташа һәм Кузяга урланган хәрефләрне Әлифбага кире кайтарырга ярдәм итәләр.

Елена Маракина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы лаеш 2нче мәктәп