Лаеш үзәк китапханәсендә Әтиләр көнен билгеләп үттеләр
Россиядә чагыштырмача яңа бәйрәм күптән түгел генә рәсми статус алды: аны октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтәләр.
Лаеш районында «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе карамагындагы төркем өчен үзәк китапханәдә «Син минем өчен һәрнәрсәдә үрнәк» дигән уен-тамаша узды.
Анда катнашучыларга Әтиләр көнен бәйрәм итү традициясе кайчан һәм кайдан килеп чыкканлыгы турында сөйләделәр.
Кунаклар төрле уеннарда һәм «Әтигә открытка» мастер-классында актив катнаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев