Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
мәдәният

Лаеш үзенең кабатланмас колориты белән туристларны җәлеп итә

Җәйге чорда безнең районга туристлар агымы сизелерлек арта.«Лаеш шәһәре экскурсиягә килүчеләрне табигатьнең гадәттән тыш матурлыгы белән җәлеп итә, ә Г. Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музее килгән туристларның белемнәрен баетуда мөһим мәгълүмат чыганагы булып тора», — дип саный музей директоры Фәридә Мортазина.

   Мәскәү, Казан, Киров һәм Яр Чаллыдан килүчеләр Г. Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музееның еш кунаклары булып тора. Күптән түгел Омск, Екатеринбург һәм Брянск шәһәрләреннән дә кунаклар килде. «Олыларның һәм балаларның ватаныбыз тарихы белән кызыксынулары бик куанычлы. Алар экскурсияләр тыңлыйлар һәм мастер-классларга йөриләр. Көн саен музейга килеп, җылы һәм дулкынландыргыч фикерләр калдыралар», — дип өстәде Фәридә Гафиулла кызы.Музейга килүчеләр өчен төрле халыклар костюмнарында образларга керү аерым бер үзенчәлек һәм колорит бирә. Кадрларда өч төрле халыкның — рус, татар һәм керәшеннәрнең ачык образлары тәкъдим ителгән.Ә яшь экскурсиячеләр өчен аерым урын бар, анда һәр бала үзен башлангыч археолог итеп хис итә һәм үзе өчен күп кызыклы ачышлар ясый.

Фото: Г. Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музее

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев