Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
мәдәният

Лаеш халкы һәм кунаклары «Күрше» проекты кысаларында беренче фатирникны гаиләдәгечә җылы атмосферада үткәрделәр

«Кама диңгезе» ярында, «Семрук» декорация поселогында, йомшак кресло-капчыкларда утырып, җанлы музыка, эчкерсез мохит һәм җылы аралашу сөючеләр күршеләрчә берләште.

Кешеләр яратып җырлый торган җырларын зур канәгатьлек белән бергәләп җырладылар һәм вокалист-алып баручылар Гөлфия Мутугуллина белән Фидаил Вәлиуллинга алкышлар яудырдылар. Шатлыклы мохит һәм Кама дулкыннарының акрын гына тавышы чираттагы эш көнен күңелле тәмамларга ярдәм итте. Кунаклар биредә: кайнар чәй эчеп, татлы сыйлардан авыз итә, өстәл уеннары уйный, артистларга кушылып җырлый, таныша һәм үзара аралаша алдылар.

Лаеш районы республикада мондый кичәләр сериясен башлап җибәрде. Әлеге башлангыч Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хуплана. Икенче очрашу 14 августта Балык Бистәсендә планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш халкы һәм кунаклары «Күрше» проекты кысаларында беренче фатирникны гаиләдәгечә җылы атмосферада үткәрделәр