Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаешлыларны Федор Шаляпин мирасы белән таныштыралар

Быелның февралендә Россия Федор Иванович Шаляпинның тууына 150 ел булуын билгеләп үтә.

Лаеш үзәк китапханәсендә узган “Великий голос России”  музыкаль круиз шушы юбилейга багышланган иде.

Анда Лаеш интернат-мәктәбе укучыларын чакырдылар. Чара кысаларында Шаляпинның яраткан җырлары, опера арияләре, романс язмалары яңгырады. Кунаклар бөек җырчының гаҗәеп тавышыннан ләззәтләнеп кенә калмыйча, аны кинохроника кадрларында төрле сәхнә образларында да күрә алды.

Федор Шаляпин (1873-1938) – легендар җырчы, Казанда туган. Аның көчле, сыгылмалы, тембр төсләренә бай тавышы, зур драматик сәләте бар. Ул дөньякүләм танылган беренче рус җырчысы иде. Катнашучылар музыкаль эшчәнлек һәм Шаляпинның артистлык таланты турында белделәр.

Федор Иванович май белән картиналар яза, рәсем ясый, зур әдәби сәләтләр күрсәтә, үзенең язма әсәрләрендә зур һәм табигый акыл, гаҗәеп юмор хисе, күзәтүчәнлекне күрсәтә.

Анастасия Пажитнова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Лаеш үзәк китапханәсе Федор Шаляпин