Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
мәдәният

Лаешта Гавриил Державинның тууына 283 ел тулуны билгеләп үттеләр

Бөек шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесенең туган көнендә Державин шигърият фестивале узды.

   

В Лаишеве отметили 283-летие со дня рождения Гавриила Державина

Традиция буенча, ул Гавриил Романовичның бюстына чәчәкләр салу тантанасы белән башланып китте. Һәйкәлгә чәчәкләрне мактаулы кунаклар, журналистлар һәм әдипләр, шәһәр халкы һәм классик әдәбиятны яратучылар салды.

Былгы фестиваль берничә мөһим теманы берләштерде. Бу — Россия халыклары бердәмлеге елы, Татарстанда Хезмәт һәм хәрби батырлык елы, Державинның үлүенә 210 ел тулу, «Державин» романы авторы Владислав Ходасевичның тууына 140 ел һәм Николай Карамзинның тууына 260 ел тулу.

Лаеш районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова Илдус Зариповның мөрәҗәгатен укыды: «Бу бәйрәм – бөек якташыбызга хөрмәт күрсәтү һәм барлык буыннарны берләштерүче бәйрәм. Ул безнең бердәмлектә, тарихка хөрмәттә һәм туган җир өчен хезмәт итәргә әзер булуыбызда көчле икәнебезне искә төшерә. Бөек якташыбызның туган көне горурлыгыбыз өчен тагын бер этәргеч булсын. Ватан үз якташы белән горурлана».

Татарстан Республикасы Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Гавриил Державин исемендәге республика премиясе лауреатының исмен атады. Быел әлеге югары бүләккә Казан федераль университеты профессоры, фән докторы, «Вестник гражданского процесса» журналының баш мөхәррире Дамир Вәлиев лаек булды. Аның биш томлык «Әсәрләр җыелмасы» хезмәте башкарма производствосын фәнни тикшерүгә багышланган. Кызганычка каршы, Дамир Хәмит улы бәйрәмгә килә алмады, әмма бүләк аңа һичшиксез тапшырылачак.

Бу елгы фестивальнең төп темасы булып Гавриил Романовичның туган ягы белән бәйләнеше тора. Анда катнашучылар шагыйрьнең нәсел җепләре XV гасырда бөек кенәз Василий Темныйга хезмәт итә башлаган татар морзасы Багримга барып тоташуын искә алдылар. Аның оныгы Алексей Нарбековка «Держава» дигән кушамат бирелгән, шагыйрьнең фамилиясе дә нәкъ менә шуннан килеп чыккан. Державин үз нәселенең тарихы белән горурланган, шигырьләрендә үзен шаяртып та, хөрмәт белән дә «морза» дип атаган. Алга таба Александр Пушкин да: «Державинның гение татарча уйлый иде», — дип саный.

Державин шигърият фестивале бөтен Россиядән шигърият һәм әдәбият сөючеләрне җыйды. Язучылар, шагыйрьләр һәм журналистлар микрофон каршында берсен-берсе алыштырып торды. Алар мәхәббәт, туган як турындагы шигырьләрен һәм фәлсәфи уйлануларын укыдылар. Шулай ук сәхнәдән Державинның үз әсәрләре, аның шигырьләренең татар һәм чуаш телләренә тәрҗемәләре яңгырады. Фестиваль кунаклары өчен музыкаль бүләкләр дә әзерләнгән иде – Татарстанның атказанган артисткалары Регина Вәлиева һәм Юлия Җиганшина, Татарстанның халык артисты Владимир Васильев һәм башка башкаручылар башкаруында романслар яңгырады.

Бәйрәм үзәк китапханә тарафыннан ел саен уздырыла торган «Карт Державин безне күреп калды» («Старик Державин нас заметил») балалар шигъри иҗаты район конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү белән тәмамланды. Дөрес, башланып киткән яңгыр балаларга мактаулы кунаклар алдында үз шигырьләрен укырга мөмкинлек бирмәде. Әмма начар һава торышы шагыйрьләргә комачау түгел: киләсе елда Державин иҗатын сөючеләр янә безнең шәһәрдә җыелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаешта Гавриил Державинның тууына 283 ел тулуны билгеләп үттеләр