Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
мәдәният

Лаешта шигырьләр укыдылар

Яшь укучыларның «Тере классика» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы «Татарстан Республикасы Лаеш районы мәгариф идарәсе» МКУ базасында узды.

Бу Россия һәм чит ил язучыларының проза әсәрләреннән өзекләрне уку буенча ярыш чарасы. Лаеш мәктәпләрендә укучы балалар шигъри конкурста катнаштылар. Классик һәм заманча әдәбият язучыларының әсәрләрен башкардылар. 

Шигъри бәйге йомгаклары буенча өч укучы җиңүче булды. Болар-1 нче гимназия укучысы Юлия Габдракыйпова, Лаешның Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов исемендәге 2 нче урта мәктәбеннән Вера Сахарова һәм Никольский урта мәктәбе укучысы Радмир Үзбәков. Алар конкурсның төбәк этабында 26 мартта катнашачаклар.

Аларга киләчәктә дә уңышлар телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаешта шигырьләр укыдылар