Любовь Хәсәнова - рус мәдәниятен саклаучы
Любовь Хәсәнованы Татарстан Республикасында А.С. Пушкин елын ябу уңаеннан Казанга тантаналы чарага чакырдылар.

Чарага рус мәдәниятен саклаучылар җыелды. Очрашуда Татарстан Республикасы Рәисе Аппараты вәкилләре катнашты.

Белешмә өчен
Любовь Хәсәнова-Рождествено мәдәният йорты мөдире, «Русская душа» фольклор коллективын җитәкли, рус мәдәниятен саклап калу эше өчен республика һәм Россия дәрәҗәсендә берничә тапкыр билгеләп үтелде.

Әйтергә кирәк, Лаеш районында мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм иҗат коллективлары күп, алар рус халкының мәдәниятен яратып саклыйлар һәм үстерәләр. Татарстан Республикасында алып барыла торган милли сәясәт нәтиҗәсендә төрле милләт кешеләренең дә шундый ук мөмкинлекләре бар. Татарстан — күпмилләтле республика, һәм барлык милләтләр һәм халыклар дус һәм тату яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев