Нур өстенә нур өстәп
Лаеш районының Атабай авылында инде ничә еллар күңелләрне шатландырып, бар халыкны сокландырып, горурландырып «Бибинур» татар Халык фольклор ансамбле яшәп килә.

Бибинур исеме — нур чәчеп торучы ханым дигәнне аңлата. Һәм бу исем ансамбльдә катнашучыларга бик тә туры килә. Бу төркемдәге хатын-кызлар, барысы да, сайлап алган кебек, нур чәчеп торган йөзләре белән, кайда гына булсалар да, кайда гына чыгыш ясасалар да, халыкны җәлеп итәләр. 1984 елда аңа «Татар Халык» исеме бирелә. 40 ел эшләү дәверендә ансамбль зур унышларга ирешә. Ансамбльдә 20гә якын кеше исәпләнә иде, соңгы елларда ул сан бераз кимеде — олылар китә бара, әмма алар урынына яшьләр килә тора, алар арасында балалар да бар, ә бу, димәк, «Бибинур» яши дигән сүз. Димәк, халкыбызның гореф-гадәтләре саклана, буыннан- буынга бирелә дигән сүз.

Ансамбль район, республика конкурсларында, мәсәлән: ел да уза торган республика ветераннар фестивалендә катнашып 1дәрәжә лауреат исемнәренә лаек булды. Шулай ук «Иске Казан тугәрәк уены» фольклор фестивальләрендә бер елны да катнашмый калмыйча дәрәжәле урыннар алды. Һәр елны Казан, район, авыл «Сабантуйларында катнашып чыгышлары белән халыкны шатландыра.

Татлы чәк-чәкләр, авызда эреп китәрдәй кош телләрен әзерләп татар халкына хас булган кунакчыллык белән, ансамбль 2007 елдан алып Этник маршрут буенча туристлар кабул итә. Кунаклар төрле шәһәрләрдән: Мәскәу, Санкт- Петербург, Тубән Новгород шәһәрләреннән, Кытайдан, Краснодардан, саный китсән бик куп шәһәрләрдән килеп татар халкының милли көйләрен, уеннарын куреп хозурланып кәнагәть булып китәләр.

Ансамбльнең ветеран солистлары — Вафина Рәйсә, Ибраһимова Фәния, Биккинина Тәскирә, Гайнуллина Мәйсәрә, Каримова Әминә апа, Хөснетдинова Илгизә апа, Гомәрова Гөлсирә апа, Борһанова Нәзимә апа, Ибраһимова Кәүсәрия апа, Хөсәенова Надия, Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар фестивале лауреаты гармунчыбыз Якупов Илгиз абыйлар белән бик куп фестивальләрдә катнашып унышлар яулады. Репертуаларында «Кичке уен», "Канат сыдыру","Каз өмәсе«, «Әбиләр чуагы», «Бәби чәе», "Әбием сандыгы","Аулак өй" һәм башка фольклор музыкаль композицияләр бар. Хәзерге вакытта ансамбльнен актив солисткалары: Халиуллина Роза, Мөхәмәтова Әлфирә, Гайфуллина Нурзидә, Сабирова Гөлфия, Якупова. Әлфия, Якупова Алсу хәм гармунчыбыз Гайфуллин Әнәс. Иң актив солисткабыз, режиссерыбыз Билалова Фәридә апа. Ансамбль житәкчесе Гайфуллина Рәмзия Сафа кызы.

Ансамбль бүген дә актив яши, аларның чыгышларын һәрвакыт түземсезлек белән көтәләр. Ансамбльгә киләчәктә дә зур уңышлар, якты чыгышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев