Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
мәдәният

Педагоглар бәхете — укучыларында

Мәдәният хезмәткәрләре көнендә, 25 мартта, сәнгать мәктәбендә чын бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде.

   Биредә берьюлы ике мөһим датага: Мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә һәм гомерен музыка һәм баян белән тыгыз бәйләгән педагог Татьяна Волкованың 55 яшьлек юбилеена багышланган зур концерт булды. Татьяна Волкова 31 ел инде сәнгать мәктәбендә укыта, үзенең талантын һәм музыкага булган мәхәббәтен яшь буын белән юмарт бүлешә. Аның өчен баян — ул корал гына түгел, ә көйләр, хисләр һәм укучылар язмышы белән тулган тормышның үзе.
Юбилей кичәсе бик җылы узды: сәхнәгә үз җырларын башкаручы укучылар гына түгел, Татьянаның хезмәттәшләре, шулай ук гаилә әгъзалары да чыкты. Бу чын мәгънәсендә гаиләдәгедәй җылы мохит тудырды.
Юбилярга аерым котлау сүзләре белән сәнгать мәктәбе директоры Альфия Ватаманюк мөрәҗәгать итте. Ул Татьяна Волковага район башлыгының күпьеллык хезмәте һәм мәдәниятне үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш кертүе өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бу кичә педагог бәхете — укучыларының уңышларында һәм аларның үз укытучыларына бүләк иткән мәхәббәтендә икәнлегенә ачык үрнәк булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев