Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Петрозаводскида Державинны хәтерлиләр

Лаеш ягы музеенда «Г. Р. Державин Карелиядә: край тарихында билгеле шәхес» проектын тәкъдим иттеләр

Гавриил Романович Державин 1743 елның 14 июлендә Казан губернасының (хәзер Татарстан Республикасы Лаеш районы) Сокуры авылында туган. 1762 елда яшь чагында ук Бөек Петр нигез салган Преображение полкында гвардейц булып хезмәт итә. Язмыш үзнекен итә: шул елда Державин давыллы чор вакыйгаларын күзәтеп кенә калмый, катнашучы да була, 1762 елда тәхеткә Екатерина II килгәндә Преображение полкы сугышчылары төп көч була.

Ун елдан соң Державинның беренче шигырьләре дөнья күрә. Бераз соңрак ул Емельян Пугачев баш күтәрүен басуда катнаша. Гавриил Романович 1777 елда отставкага чыга һәм Хөкүмәт сенатында статский советник сыйфатында гражданлык хезмәтендә була.

1782 елда әби патшага багышланган «Фелица» одасы дөнья күргәч әдәбиятта танылу ала. Үз әсәрендә автор Екатеринаның зирәк идарә итүен данлый, шул ук вакытта, исемнәрен язмыйча, чиновникларга хас булган тискәре сыйфатлардан көлә. Ул чакларда чәчәк аткан ришвәтчелек, саранлык һәм нәфес одада искә алына, таҗ кигән шәхес моны билгели һәм авторны бәяли. Екатеринаның Державинга алтын тәмәке савыты һәм 500 сум рәвешендә күрсәткән мөнәсәбәте Державинның ода юлларында үзен таныган начальнигы сенат генерал-прокуроры кенәз Вяземскийга ошамый. Яңа, 1784 елга ведомость төзегәндә шагыйрь-советникның җитәкчелеккә чынбарлык табышларны күрсәтү таләбе дә файдага булмый.

Пугачев бунтыннан соң ун ел дәвамында, эре административ һәм идарә реформалары кысаларында Россия империясенең 23 губернасы ваклана һәм 50 наместниклык барлыкка килә. Шуларның берсенә — Олонецкка Екатерина II указы белән 1784 елда танылган шагыйрь беренче губернатор итеп җибәрелә. Бер юрама буенча, яңа оешкан наместниклыкка әби патшага шундый гадел хезмәткәр, ришвәтчелеккә каршы булган хезмәткәр кирәк була. Чөнки яңа наместниклык чиста биттән төзелә.
Шул чорда Державин кулы белән язылган шактый документлар Карелия Республикасы музейларында саклана. Олонецкның беренче губернаторы туган Лаеш районына — бөек шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесе турындагы истәлекләр саклануы турында мәгълүматлар алышу өчен Карелиядән кунаклар килде. Делегацияне Г. Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда аның директоры Фәридә Мортазина кабул итте.лаеш ягы музее

Петрозаводски шәһәр округы администрациясе аппаратының иҗтимагый элемтәләр идарәсе начальнигы Жанна Малеева КРООның «Г. Р. Державин Карелиядә: край тарихында танылган шәхес» проектын тәкъдир итте. Кунакларга отылган грантлар исәбенә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тарихи мәгълүматларны җиткерү буенча бик тә кызыклы эшләнмәләр күрсәтелде.

Үз чиратында Фәридә Гафиулловна җыелучыларга Лаеш музее чыгарган «Державинская азбука» яңа җыентыгын күрсәтте.фәридә гафиулловна

Тарихи мирасны яшь буынга тапшыруда тыгыз элемтә һәм тәҗрибә алышу зур илебезнең төрле төбәкләре кешеләрен якынайта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Г. Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музее Фәридә Мортазина