Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

“Ромашка” балалар бакчасы китаплары Ярославль һәм Чабаксарга китте

Ничек шулай килеп чыкты - безнен язмада укыгыз.

Менә инде 11 ел, 2012 елдан башлап, 14 февральдә Халыкара китаплар бүләк итү көне билгеләп үтелә.

Бу көн китап укырга яратучыларны, китап бүләк итүчеләрне  берләштерә һәм китап укуны яратырга өйрәтә. Бу кагәзь китап  укырга яратучылар бәйрәме. Хәзерге заманның төрле гаджетларына карамастан, кәгазь китабы әле дә актуаль. Бүләккә яхшы китап бүләк итсәләр һәрвакыт күңелле.

Сокуры “Ромашка” балалар бакчасы да Китап бүләк итү бәйрәменә кушылды. “Грушки” төркеме “Вишеньки " төркеменә китап бүләк иттеләр һәм “Апельсинки” төркеме белән бүләкләр алмаштылар.

- Без “Книговорот дружбы" Бөтенроссия марафонында катнашабыз!,- диләр тәрбияүчеләр. - Безнең барлык яшь төркемнәрендәге балаларыбыз яңа дусларына хат яздылар һәм аларга бүләккә китап әзерләделәр. Жирәбә үтте, без кемгә китап җибәрәсе балалар бакчалары билгеләнде. “Грушки” төркеменнән башлыйк. Алар Ярославль шәһәренә 94 нче балалар бакчасының 11 нче төркем балаларына китаплар җибәрделәр.

Ә “Яблочки” төркеме үзенең китап сәламен Чуваш Республикасына, Чабаксар шәһәренә тапшырды. Аларны 16 нчы балалар бакчасының “Семицветик” кече төркеме балалары алачак.

Фото чыганагы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы “Ромашка” балалар  бакчасы Китап бүләк итү бәйрәме