Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Рождествено мәдәният йорты – халык иҗатын үстерү яклы

2022 елда Рождествено мәдәният йорты 6850 кеше катнашында 235 чара үткәргән.

Автор фотосы.

Рождествено мәдәният йортында 12 юнәлеш буенча бар. Катнашучылар саны 141. Аларның – дүртесе балалар өчен, анда 35 бала катнаша. “Русская душа” җыр ансамбле республика, халыкара, төбәкара фестивальләрендә һәм конкурсларда катнаша. Коллективка ихтыяҗ зур һәм таныла.

2022 елда  Рождествено мәдәният йорты 6850 кеше катнашында 235 чара үткәргән.

Мәдәният йорты эше китапханә, мәктәп һәм Рождествено авыл җирлеге башкарма комитеты белән берлектә төп юнәлешләр буенча төзәлә:

- ТР һәм РФ язучылары һәм шагыйрьләренең иҗатын пропагандалау;

- рус милли гадәтләрен һәм фольклорын торгызу һәм саклау;

- сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;

- халык иҗатын үстерү;

- яшьләргә патриотик тәрбия бирү.

Лаеш районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова һәм Рождествено җирлеге башлыгы Сергей Гуцу белән очрашуда яшь талантлар һәм “Русская душа” ансамбле авылдашлары һәм кунаклар алдында бию һәм җыр белән чыгыш ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рождествено Лаеш районы Рождествено мәдәният йорты