Сабантуй барысын да берләштерә
Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балаларның һәм өлкәннәрнең яраткан милли бәйрәме үткәрелде.
Татар көйләре астында балалар Сабантуйның төрле конкурсларында үз осталыкларын күрсәттеләр: «Капчыкларда йөгерү», «Аркан тарту», «Армрестлинг», «Чүлмәк вату».
— Бәйрәмнең төп ярышы — «Таяк тарту», реабилитация үзәгенең иң көчле батырын сайладылар, — дип уртаклашты үзәкнең социаль педагогы Татьяна Сәгыйтова. — Җиңел булмаган көрәштә ярышларның дүрт лидеры ачыкланды, аларның икесе кызлар булды. Ә баш батыр итеп Рөстәм Миңнебутдинов танылды.
Бәйрәмгә Лаеш районының «Лидер» картинг — клубы яшь спортчыларының Динар Сәфәргалиев җитәкчелегендә чыгыш ясавы бүләк булды.
Ярышларда катнашучыларга бүләкләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, учреждениенең Попечительләр советы әгъзасы Михаил Сыровацкий тапшырды.
Фотоны Татьяна Сәгыйтова бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев