Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Тиздән «Державин җыены» ачыла

Державино авылындагы могҗизалар тудыручы Николай гыйбадәтханәсендә «Державин җыены» исемле яңа музей киңлеге әзерләнә

Үзенчәлекле проект Президент грантлары фонды ярдәме белән тормышка ашырыла. Гыйбадәтханәдә оештыручылар, дизайнерлар, монтажлаучылар, мебель, ишек ясаучылар, плтә ябыштыручылар һәм башкалар эшли.

Мәхәллә халкы да көченнән килгәнчә ярдәм итә, алар тиз арада Державин җыенына җан керсен өчен һәрчак ярдәмгә әзер. Күптән түгел гыйбадәтханәдә финал җыештыру булган. Бу көннәрдә мәхәллә халкы музеө киңлеген төзекләндерү буенча эшләргә килә.

Лаеш районында яшәүчеләр барысы бергә үз тарихларын өйрәнәләр.

Державин җыены мәйданында алар кунакларны гыбадәтханә һәм авыл тарихы белән таныштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Державино Лаеш районы Державин җыены