Туган як музыкасы
мәдәният

Туган як музыкасы

2023 елның 20 февралендә район мәдәният йортында “Туган як музыкасы” район конкурс-фестивале узды.

Автор фотосы

Фестиваль ел саен уза. Ә быелны ул тагын да масштаблырак булды, чөнки анда укучылар гына түгел, ә балалар бакчалары да катнашты. Конкурс Халыкара туган тел көненә багышланган. Мондый көндә уйланырга кирәк: туган телебезне кирәкмәгән сүзләр белән чүпләмибезме, дөрес сөйләшәбезме икән без.  Җирдә телләр күп. Һәркайсы кадерле. Чөнки тел - халыкның мәдәнияте. Башка телләр белән танышу дөньяның ничек кызыклы һәм төрле булуын аңларга ярдәм итә.

Конкурста барлыгы 61 номер бар иде. Фестивальгә киләсе язмада йомгак ясаячакбыз.


фестиваль Лаеш районы Лаеш мәдәният йорты Туган як музыкасы

Нет комментариев