Урта Девятово авылы мәдәният йортында концерт программасы әзерләнде
Авыл мәдәният йорты фойесында авыл кешеләрен һәм кунакларны җирлектә яшәүчеләрнең эшләре күргәзмәсе каршы алды.
Автор фотосы.
Биредә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең һәм педагогларның сувенирлары, укучыларның һәм укытучыларның кул эшләре, шулай ук осталарның эшләнмәләре һәм җирлектә яшәүчеләрнең иҗаты да бар иде. Район башлыгы Илдус Зариповның игътибарын Сара Шакирова картиналарының күргәзмә-вернисажы җәлеп итте.
Мәдәният йортының зур тамаша залы сәхнәсендә үзешчән сәнгать номерлары кергән концерт программасы күрсәтелде. Вокаль һәм бию чыгышларын бердәм алкышлар белән тамашачылар бик яратып каршы алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев