Үзәк балалар китапханәсе укучылары «Мавыктыргыч Татарстан» туган якны өйрәнү лотосында катнаштылар
Лотода катнашучылар Татарстан һәм татар халкы тарихына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар.
Уенны башлар өчен, балаларга уен өстәлендә төрле фигуралар рәвешендә тәкъдим ителгән фишкаларны ташларга кирәк иде. Һәр фигурада Татарстан Республикасы тарихы, мәдәнияте, географик урыны, әдәбияты, архитектура мирасы, флорасы һәм фаунасы буенча билгеле бер сораулар блогы бар.
Сорауларга җаваплар ярдәмендә балалар Казан Кремле, борынгы Болгар шәһәре, Биләр, Свияжск утравы буйлап йөрделәр, Сабантуй һәм Питрау бәйрәмнәрендә булдылар, шулай ук Идел-Кама тыюлыгының искиткеч хайваннар дөньясы белән таныштылар. Ә Татарстан буенча табышмаклар җыентыгы-китабы ярдәмендә катнашучылар алган белемнәрен тикшеределәр һәм ныгыттылыр.
Менә шулай, уен һәм танып белү формасында, китапханәгә килүчеләрнең һәрберсе Татарстан тарихы һәм мәдәнияте белән таныша ала. Ә монда тәкъдим ителгән китаплар аларга ярдәмгә!
Фото: Тансылу Вафина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев