Халыклар бердәмлеге көненә «Ватан даны өчен, Россия даны өчен» китап күргәзмәсе әзерләделәр
Рождествено китапханәсенә килүчеләр бәйрәмгә багышланган күргәзмә белән таныша алалар.
Халыклар бердәмлеге көне Рус халкын берләштергән вакыйгаларны искә төшерә. Бәйрәм патриотлыкны, үзара ярдәмләшүне һәм бердәмлекне символлаштыра.
Укучылар Мәскәүне поляклардан азат иткән Минин һәм Пожарский ополчениесе батырлыгы турында беләчәк. «Мин Россия гражданины», «Удивительная Россия» китаплары һәм «Наш дом — Татарстан» журналы халыкның бердәмлеген ассызыклый.
Күргәзмә Җиңүнең 80 еллыгына багышланган,ул Бөек Ватан сугышында җиңүгә керткән өлешнең мөһимлеген искә төшереп тора.
Фото: Рождествено китапханәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев