Лаеш районында Тукай юбилеена багышланган шигърият бәйрәме узды
Россия халыклары бердәмлеге елы

Лаеш районында Тукай юбилеена багышланган шигърият бәйрәме узды

Комлы Ковал авылының «Умка» балалар бакчасында буыннарны берләштергән «Туган якка мәдхия» дигән чара үтте. Әлеге тантана бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган иде.

   Бәйрәмнең иң зур бүләге һәм мәртәбәле кунагы — Лаеш районының горурлыгы, танылган шагыйрә, Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназиясе директоры Рәхимә Арсланова булды.

Балалар бакчасының һәр почмагы туган телнең моңлы авазларына күмелде. «Умка» нәниләре һәм Лаеш районының яшь нәфис сүз осталары Рәхимә Минвәли кызының шигырьләрен зур осталык һәм илһам белән сөйләделәр. Чараның иң дулкынландыргыч мизгеле — әти-әниләрнең чыгышы булды: алар сәхнәгә чыгып, тагын бер талантлы якташыбыз — шагыйрә Илсөя Ихсанованың иҗат җимешләрен тамашачыларга җиткерделәр.

Очрашу гаҗәеп җылы һәм якты атмосферада үтте. Теге яки бу шигырь авторлары белән турыдан-туры аралашу, балаларның ихлас чыгышлары һәм ата-аналарның ярдәме туган якка, туган телгә булган чиксез мәхбәт бәйрәменә әверелде. Бу чара Тукай мирасының һәм Лаеш җирендә туган заманча иҗатның яшәвен, яңа буыннарны илһамландырып торуын тагын бер кат исбатлады.
Фото: Комлы Ковал «Умка» балалар бакчасы.


Нет комментариев