Лаеш районында «Халыклар бердәмлеге — Россия көче» фестивале узды
Россия халыклары бердәмлеге елы

Лаеш районында «Халыклар бердәмлеге — Россия көче» фестивале узды

Каип гомуми белем бирү мәктәбендә «Халыклар бердәмлеге — Россия көче» дип исемләнгән мәдәни-агарту фестивале булып узды.

 Төп максаты — үсеп килүче буында өлкәара һәм милләтара дуслык хисләре тәрбияләү, укучыларны илебез халыкларының бай тарихы һәм мәдәнияте белән таныштыру.Чара кысаларында 1–9 сыйныф укучылары арасында җирәбә уздырылды. Аның нәтиҗәләре буенча һәр сыйныфка конкрет бер халыкның мәдәниятен тәкъдим итү бурычы йөкләнде. Мәктәп укучылары әлеге биремгә зур җаваплылык белән карап, эчтәлекле презентацияләр әзерләде:Милли киемнәрнең үзенчәлекләрен күрсәттеләр.Халык авыз иҗаты, гореф-гадәтләр һәм тарихи фактлар белән таныштырдылар.Традицион милли ризыкларның күргәзмәсен оештырдылар.Чараның икенче өлешендә бәйрәм ярминкәсе җәелдерелде. Анда катнашучылар һәм кунаклар халык һөнәрчелеге үрнәкләре белән таныша, традицион сыйлардан авыз итә алды. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый чаралар яшь буында ватанпәрвәрлек тәрбияләүдә һәм күпмилләтле илебезнең бердәмлеген ныгытуда зур әһәмияткә ия.
Фотосурәтләр Каип мәктәбенең матбугат хезмәте тарафыннан тәкъдим ителде.


Нет комментариев