Татар Яндыгы авылы мәдәният йорты мөдире Раушания Кашапова Таулы урамы бәйрәме турында сөйләде. Сүзне аңа бирәбез.
«Ямьле җәйге кич» дип исемләнгән урам бәйрәме Таулы урамында гөрләде. Бирегә бик күп халык, хәтта күрше авыллардан да кунаклар килде.
Кич буе авыл эче җыр-биюләр һәм авыз гармунының моңлы авазлары белән яңгырап торды. Бу бәйрәм күңелле генә булып калмады, ә авыл халкын тагын да берләштерде, аларга балачак хатирәләрен, элеккеге милли уеннарны һәм гореф-гадәтләрне искә төшерде.
Гадәттәгечә, күңелле кич авылдашлар үзләре пешереп алып килгән тәмле сый-хөрмәт, камыр ашлары һәм кайнап торган җиз самовар чәе белән тәмамланды.
Фотоны Раушәния Кашапова бирде
Нет комментариев