«Ура, авылга!» масштаблы проектына нәтиҗә ясадылар
Россия халыклары бердәмлеге елы

«Ура, авылга!» масштаблы проектына нәтиҗә ясадылар

Авыл территорияләрен үстерүгә юнәлтелгән проект республиканың иң актив һәм сәләтле халкын берләштерде.

Җәйге программаның нәтиҗәләрен «Волга» яшьләр үзәге базасында узган очрашуда тикшерделәр. Анда «Беренчеләр хәрәкәте»нең Татарстан бүлеге активлары, яшьләр проектларын оештыручылар һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов катнашты.

«Ура, авылга!» – көндезге бушлай лагерь. Аның төп бурычларының берсе – балаларны туган телләр һәм милли традицияләр белән таныштыру. Сменалар вакытында катнашучылар татар, удмурт, чуаш һәм мари мәдәниятләрен өйрәнделәр, экскурсияләрдә һәм мастер-классларда булдылар, шулай ук традицион ярышларда катнаштылар. Быел әлеге проект республиканың 17 районындагы 50дән артык авылдан 3 меңнән артык катнашучыны берләштерде. Һәр торак пунктта смена биш көн дәвам итте.

Очрашу алдыннан Марат Әхмәтов, «Беренчеләр хәрәкәте»нең Татарстандагы региональ бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов белән бергә, проектлар күргәзмәсен карап чыкты. Чарада шулай ук Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов та катнашты.

Татарстан районнары командалары үз эшләренең нәтиҗәләрен күрсәттеләр һәм сменалар вакытында узган чаралар турында сөйләделәр. «Беренчеләр хәрәкәте» активлары һәм остазлары проектның балаларны гына түгел, ә аларның әти-әниләрен, әби-бабаларын да берләштерә алуын билгеләп үттеләр.

Марат Әхмәтов «Ура, авылга!» проектын Татарстан Рәисе каршындагы Туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә гамәлгә ашырылучы иң нәтиҗәле проектларның берсе дип атады. Ул очрашуның җылы һәм дустанә мохитен билгеләп үтте һәм оештыручыларга башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. Марат Готович оештыручыларны балаларга туган телләрне өйрәтүнең яңа ысулларын эзләргә һәм сменалар программасын шушы юнәлештә үстерергә чакырды.

Очрашу ахырында Татарстанның төрле районнарыннан килгән проект оештыручыларын бүләкләү тантанасы узды.

Фотосурәтләр: Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте


«Ура, авылга!» масштаблы проектына нәтиҗә ясадылар

Нет комментариев