Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рубрики на татарском

Дагстан Хөкүмәте Рәисе Лаеш районында гамәлгә ашырыла торган проектларны бәяләде

Дагстан Республикасы Хөкүмәте Рәисе Абдулмөслим Абдулмөслимов «Биосфера-ФИШ» балыкчылык комплексында булды.

Абдулмөслим Мөхетдинов сөйләвенчә, Дагстан Аквакультура һәм агротуризмны үстерү өчен Татарстан белән тәҗрибә уртаклашу белән кызыксына. Ул хәбәр иткәнчә, аның Республикасында форель, мәрсин һәм башка төр балык үстерүче хуҗалыклар эшли. Анда шулай ук агротуризм элементлары кулланып балык үрчетү проектлары белән шөгыльләнәләр һәм мондый хуҗалыкларны ачучы эшмәкәрләргә ярдәм итәләр.

— Без балык хуҗалыгы буенча профильле комитетны торгыздык һәм тармак үсешенә аерым игътибар бирәбез. Сезнең комплекста су белән тәэмин итү өлкәсендә төзелгән система безгә аеруча кызыклы, — диде Абдулмөслимов предприятие җитәкчелеге белән очрашу барышында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дагстан Хөкүмәте Рәисе Лаеш районында гамәлгә ашырыла торган проектларны бәяләде