Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рубрики на татарском

Патриотларны балачактан үстерәбез

Узган ял көннәрендә Державин мәйданында дәүләт бәйрәме - Россия Федерациясе флагы көнен билгеләп үттеләр.

Бәйрәм яшь оста Виктория Шадрина эшләре күргәзмәсе белән башланып китте. 7 нче сыйныф укучысы төрле эшләнмәләр ясап, халык иҗаты белән мавыга. «Мои руки не для скуки» күргәзмәсендә мәктәп укучысының 60тан артык әсәре тәкъдим ителде. Чарага чакырылган балалар картиналарны, чигелгән әйберләрне, уенчыклар, агачтан ясалган эшләнмәләрне кызыксынып карадылар. Моның өчен кул эшләре остасына диплом һәм бүләкләр тапшырдылар.

Район үзәгенең төп мәйданына килгән һәр бала Ватаныбыз - Россиянең ак-зәңгәр-кызыл

флагын алды. Бәйрәмне алып баручы Светлана Соловьева флаг тарихы һәм башка дәүләт символлары - герб һәм гимн турында сөйләде. 1нче гимназиянең дүртенче сыйныф укучысы Валерия Нохратская Россия флагына багышланган үзе язган шигырен укыды.

-Без махсус рәвештә мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар өчен тематик чара үткәрергә теләдек, - дип сөйләде А.Денежкин исемендәге шәфкатьлелек ордены җитәкчесе Зөһрә Лезина. - Өлкәннәр безнең ил турында күп нәрсә сөйли ала, ә балаларның барысы да алда әле. Яңа белемнәр уен формасында бирелгәндә алар өчен яхшырак.

Бәйрәмгә җыелган барлык балаларны ике командага бүлделәр: «Цветочки» һәм «Дельфины». Аларга күңелле эстафетада һәм илнең төп символларын белү буенча викторинада катнашырга туры килде. Әлбәттә, дуслык җиңде. Беркем дә бүләксез калмады. Быел беренче сыйныфка баручы өч кыз һәм ике малайга иганәчеләрдән бүләкләр - портфельләр тапшырдылар.

Ә аннары балалар фантазиясенә ирек бирергә вакыт җитте: малайлар һәм кызлар брусчаткада акбурлар белән бик теләп Россия Федерациясе флагларын ясадылар. Ә чара ахырында августның бу көнен истә калдыру өчен фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев