Рубрики на татарском

Туполев урамында бәйрәм

Ул «Сабантуй» ТИҮ рәисе Надежда Генералова инициативасы белән оештырылды

Җирле халык аны хуплады. А.Денежкин исемендәге шәфкатьлелек ордены рәисе Зөһрә Лезина бүләкләр бүлеп бирде, ә программаны медаль иясе һәм спортчы Арина Сөләйманова алып барды. Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул укуын Мәскәү югары уку йортында дәвам итә.

-Бүген бездә икеләтә бәйрәм, - дип сөйли Надежда Генералова. - Иң мөһиме - Татарстанның 100 еллыгы. Икенчесе - уку елы башлану.

Беренче сыйныфка баручыларга мәктәп букчалары тапшырдылар, аларны Зөһрә Лезина бирде. Балалар өчен татлы табын оештырылды. Алар барлык уеннарда да актив катнаштылар һәм бүләкләрдән канәгать калдылар.

Конкурсларда әти-әниләр дә ярышты. Надежда Генералова Юрий Борисовны юбилее белән котлады һәм аңа үзенең эшен - искиткеч картина тапшырды.

-Мин Туполев урамы көнен үткәрүдә булышканнары өчен Зөһрә Лезинага, Арина Сөләймановага һәм Татьяна Бердниковага рәхмәтле, - ди ТИҮ рәисе. - Бәйрәмне хуплаган һәм аны оештыруда ярдәм иткән барлык кешеләргә дә зур рәхмәт.


Лаеш районы

Нет комментариев