Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше

Безнең спортчылар — иң яхшылары!

2026 елның 1–2 маенда Бөгелмә шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган, авыр атлетика буенча Е. А. Тимерҗанов исемендәге «Юность» спорт мәктәбенең ачык беренчелеге узды.

Лаеш спорт мәктәбе командасын Рамзан Зотин һәм Гариф Алиев тәкъдим итте. Алар үз үлчәү категорияләрендә призлы урыннар яулап, лаеклы чыгыш ясадылар:
Рамзан Зотин — 1 нче урын.
Гариф Алиев — 2 нче урын.
Спортчыларны Вугар Кадир углы Алиев тренерлык итә.
«Без спортчыларыбызны һәм тренерны искиткеч нәтиҗә белән котлыйбыз! Бу — безнең бөтен мәктәп өчен зур һәм лаеклы җиңү. Егетләргә ирешелгәннәрдә тукталып калмауларын һәм яңа биеклекләр яулауларын телим!» — дип билгеләп үтте спорт мәктәбе директоры Дмитрий Окунев.
Җиңүчеләрне һәм аларның остазларын чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә яңа җиңүләр, якты казанышлар һәм ныклы спорт рухы телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев