Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше

Габишево спортчылары — Евразия уеннарының иң яхшылары рәтендә

Уфада төрле көрәш төрләре буенча ел саен үткәрелә торган «Евразия уеннары кубогы» ярышлары узды. Анда БДБ илләреннән һәм Россия төбәкләреннән иң көчле спортчылар җыелды.

Татарстан Республикасы исеменнән Лаеш районының Габишево авылыннан килгән яшь спортчылар лаеклы чыгыш ясады.

Егетләр ике юнәлешне үз эченә алган «тулы контактлы сугыш» (полноконтактный бой) дисциплинасында көч сынаштылар: кимонода һәм кимоносыз. Яшь булуларына карамастан, Габишево спортчылары чын характер һәм ихтыяр көче күрсәттеләр.

Ярыш нәтиҗәләре:

  • Динар Әхмәтшин — ике алтын медаль.
  • Илья Свирягов — көмеш һәм бронза медаль.
  • Никита Бабичев — ике бронза медаль.

Тренер Александр Чадаев сүзләренчә, бу ярышлар егетләр өчен җитди сынау булган, чөнки аларга каршы тәҗрибәле көндәшләр чыккан. «Мин үз тәрбияләнүчеләрем белән горурланам. Алар яхшы техника, дөнья күрмәгән җаваплылык, ихтыяр көче һәм иң мөһиме — какшамас сугышчан рух күрсәттеләр. Бу — тырыш күнегүләрнең һәм җиңүгә булган зур омтылышның нәтиҗәсе. Бу егетләрнең спортта киләчәге зур булырына ышанам!» — дип билгеләп үтте остаз.

Спортчыларны һәм аларның тренерын искиткеч нәтиҗәләр белән котлыйбыз! Гел шулай дәвам итегез!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев