Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше

Каип авылында сумо буенча ачык беренчелек узды

17 апрель көнне Каип авылының көрәш сәнгате сараенда Космонавтика көненә багышланган сумо буенча ачык турнир булып узды.

    Ярышларда Лаеш спорт мәктәбеннән һәм «Ромашка» балалар бакчасыннан барлыгы 48 спортчы катнашты. Виталий Сорокин ярдәме белән җиңүчеләр һәм призлы урыннарны яулаучылар өчен махсус грамоталар, медальләр һәм кубоклар сатып алынды.
Көрәш келәмендә өченче категорияле судья Ленар Мөхәммәтҗанов эшләде, ә ярышларның баш судьясы Рөстәм Насыйбуллин иде.
Сумо Лаеш районында көннән-көн популярлык казана. Бу спорт төре тамашачыларны үзенең кызу бәрелешләре һәм матур алымнары белән сөендерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев