Лаеш йөзүчеләре призлы урыннар өчен ярыштылар
«Кама» спорт комплексында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына һәм Россия Герое Марат Радик улы Әхмәтовны искә алуга багышланган йөзү буенча ярышлар узды.
Иң яшь катнашучылар арасында — 2018 елгы кызлар арасында — 50 метрга ирекле стиль белән йөзүдә беренче урынны Ясмина Хафизова һәм Мәрьям Җиһанова яулады. Икенче урынга Алия Шәйдуллина лаек булды, өченче урынны Владислава Орлова алды.
2018 елгы малайлар арасында беренче урынны Ибраһим Сафин, икенче урынны Лев Рузанов һәм өченче урынны Степан Шитов яулады.
2016–2017 елгы кызлар арасында Әдилә Каюмова җиңүгә иреште. Көмеш һәм бронза медальләрне тиешлечә Алена Замаратских һәм Мария Горшкова алдылар.
Фото: Лаеш районының Комплекслы спорт мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев