спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше

Лаеш картингчылары Кукмарада призлы урыннар яулады

Кукмара районында РФ Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ оешуның 90 еллыгына багышланган районнарара картинг буенча ярышлар узды.

Ярышларга вакытында барып җитү һәм күнегүләр ясарга өлгерү өчен, безнең спортчылар иртәнге сәгать биштә үк юлга чыккан.  Иртә булуга карамастан, Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов исемендәге Лаеш 2-нче урта мәктәбе яшь армиячеләре сугышчан рухларын югалтмаганнар һәм ярышларда бөтен көчләрен биргәннәр.

Призлы урыннар

Трассада үз осталыкларын 50гә якын спортчы күрсәтте. Ярышларда республикабызның биш районыннан спортчылар катнашты:

  • Арча,
  • Балтач,
  • Теләче,
  • Лаеш,
  • Кукмара.

Сайлап алу заездларыннан соң, «Honda GX-270» төркеме картларында финал узышында лидерлык өчен Милана Павлова көрәште. Дүрт көндәше белән кискен көрәштә ул өченче урынны яулады. «Honda GX-200» төркемендә финалда Марсель Сәфәргалиев ышанычлы старт алды. Ул шунда ук алга чыгып, беркемгә дә үзенең беренчелеген бирмәде. Беренче урын лаешлы картингчы тарафыннан хаклы рәвештә яуланды.

Лаеш картингчылары Кукмарадагы ярышларда үз районнарын лаеклы тәкъдим иттеләр.

Бүләкләү тантанасы

Лаеш яшь армиячеләре — Лаеш районының Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең «Лидер» картинг-клубында катнашучылар — картинг буенча районнарара ярышларда лаеклы чыгыш ясадылар. Районда картодром булмавына карамастан, алар тырышып шөгыльләнделәр һәм үз осталыкларын күрсәттеләр. Егетләр-кызлар үз төркемнәрендә алдынгы өчлеккә керделәр.

Бүләкләү тантанасында Кукмара районы буенча ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов, «Юл хәрәкәте иминлеге» ГББУ һәм «Беренчеләр хәрәкәте» вәкилләре катнашты. Җиңүче спортчыларга тантаналы рәвештә медальләр, кубоклар, бүләкләр һәм акчалата призлар тапшырылды.

Тренер фикере

«Ярыш җитди һәм бик кызыклы булды, — дип билгеләп үтте команданың алыштыргысыз тренеры Линар Сәфәргалиев. — Җиңүчеләр — картинг белән оста идарә итә белгә һәм трассаның теләсә нинди борылышларын дөрес үтә белгән иң көчле спортчылар. Стартлар гаять эмоцияле иде. Кырыс көрәштә беркем дә бирешергә теләмәде — барысы да җиңүгә омтылды. Безнең спортчылар трассада сынатмады һәм көндәшләрен җиңде

 


Нет комментариев