Лаеш районы МХО ветераны өстәл теннисы буенча ярышларда җиңде
спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше

Лаеш районы МХО ветераны өстәл теннисы буенча ярышларда җиңде

Байлар Сабасында махсус хәрби операция ветераннары арасында өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы Рәисенең икенче кубогы узды.

Әлеге физкультура-спорт чарасының хөрмәтле кунаклары арасында Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Илдар Садриев, Татарстан Республикасының «Ватан сакчылары» фонды вәкилләре бар иде. Ярышлар 80гә якын катнашучыны берләштерде. Уеннар бик кызу һәм кызыклы узды.

Беренчелекнең башлангыч этабы һәм финал стадиясе арасындагы тәнәфестә оештыручылар Россия спорт мастерлары Саади Исмаилов һәм Айнур Сабиров катнашында мастер-класс үткәрделәр. Ярышның призлы урыннарын яулаучылар һәм җиңүчеләр җиде номинациядә бүләкләнде. Шуларның берсендә Габишев авылында яшәүче Руслан Харрасов беренче урынны яулады.

Фото: «Саба-Арена» спорт мәктәбе нәтиҗәлелеген арттыру буенча өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.


Лаеш районы МХО ветераны өстәл теннисы буенча ярышларда җиңде

Нет комментариев