Лаеш районында «Актив гаилә» спорт эстафетасы оештырылды
Гаилә командалары җитезлек, бердәмлек һәм тизлектә ярышты.
Бөтен гаилә өчен спорт ярышларын Усад авылының Яшь парлар паркында оештырдылар. Уеннарның һәм «күңелле стартларның» төп үзенчәлеге — анда балалар гына түгел, әти-әниләр дә катнашуында иде.
Өстәвенә, өлкәннәр балалар белән бергә ярышты. Форматы буенча «Актив гаилә» эстафетасы күбрәк мини-Сабантуйны хәтерләтте. Биредә капчык киеп йөгерү яисә авызга кашык кабып, аңа күкәй салып йөгерү кебек уеннар да бар иде.
Бу җанлылык бирүче һәм күтәренке кәеф бүләк итүче кызыклы спорт чарасы булды. Без сәламәт яшәү рәвеше тарафдарлары!
Фото: Лаеш районы мәктәптән тыш эшләр үзәге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев