Лаеш районында спорт ориентирлашуы буенча күнегү-ярышлары дәвам итә
Россия Герое М.Р. Әхмәтшин исемендәге Атабай мәктәбенең 3–7 сыйныф укучылары стартка чыкты.
Бу уку йортында Татарстан Республикасы Раисының гражданлык җәмгыятен үстерү гранты кысаларында махсус белем бирү проекты гамәлгә ашырыла.Мәктәп территориясендә уку дистанциясе сызылды. Балаларга, ТР Спорт ориентирлашуы федерациясе белгечләре төзегән картаны кулланып, 15 контроль пунктның 8ен табарга кирәк иде. Ярышлар ике яшь төркемендә (3–4 һәм 5–7 сыйныфлар) аерым узды.
Ә Туриадада катнашып тәҗрибә туплаган өлкән сыйныф укучылары һәм башлангыч сыйныф укытучылары чараны оештырырга — карталар әзерләргә һәм финишта хөкемдарлык итәргә булыштылар.Укучылар карта укырга өйрәнделәр, теоретик белемнәрен гамәлдә сынадылар һәм зур гаммәви уңай тәэсирләр алдылар. Балаларны бер генә сорау кызыксындырды: "Чираттагы ярышлар кайчан була?".
Фото: Россия Герое М. Р. Әхмәтшин исемендәге Атабай мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев