Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше

Лаеш районының «Абилимпикс» чемпионы Казан марафонында

Габишев авылында яшәүче, хәрби хәрәкәтләр ветераны Руслан Харрасов Татарстан башкаласы урамнары буйлап узган марафон йөгерешендә катнашты.

     Казан марафоны — елның төп спорт вакыйгаларының берсе. Анда профессиональ спортчылар гына түгел, махсус хәрби операция ветераннары да катнашты — барлыгы 45 меңгә якын кеше. 2026 елгы Казан марафоны Россия Федерациясенең 85 субъектыннан һәм дөньяның 37 илеңнән йөгерүчеләрне җыйды.Руслан Харрасов — махсус хәрби операция ветераны, 2025 елгы «Абилимпикс» конкурсының «фотография» компетенциясендә җиңүче. Аның Казан марафонында катнашуы өчен гаризаны «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан буенча филиалы биргән.          Руслан өч чакрымлык дистанцияне уңышлы үтте.Адаптив спортны үстерү һәм махсус хәрби операция ветераннарын реабилитацияләү — «Россия спорты» дәүләт программасының иң мөһим юнәлешләре.
Фото: Лаеш районы Советы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев