Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше

Лаеш районының кул сугышы сугышчылары 26 медаль яулады

«Отечество» яшьләр-патриотик клубы спортчылары тагын бер искиткеч нәтиҗә күрсәтте.

  Түбән Камада «Ярыш» спорт комплексы базасында тренер Зарипов Фәрит Илдус улы истәлегенә армия кулы сугышы буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм яшүсмерләр турниры узды. Ярышларда Түбән Кама, Яр Чаллы, Алабуга, Казан, Лаеш районы һәм Киров өлкәсеннән килгән командалар катнашты — барлыгы 200дән артык спортчы. Мактаулы кунаклар арасында МХО ветераннары, запастагы чик сакчылары, «Боевое братство» иҗтимагый оешмасының Түбән Кама бүлеге вәкилләре бар иде.

Каты көрәштә «Отечество» клубы спортчылары үзләренең югары дәрәҗәләрен күрсәттеләр һәм бик күп матур җиңүләр яуладылар. Барлыгы егетләр 26 медаль алды — 9 алтын, 10 көмеш, 7 бронза. Бу «Отечество» га беренче команда урынын китерде.Үз авырлык һәм яшь категорияләрендә Данил Штепа, Кәрим Мирзәхмәтов, Артур Бисеров, Риналь Галләмов, Риваль Нуриҗанов, Глеб Потапов, Дмитрий Ямушкин, Тимофей Занин, Айзат Гыймадиев беренче урыннарны яулады. Көмеш медальләрне Владислав Кузин, Әмир Мансуров, Радэль Саттаров, Самир Хөснетдинов, Егор Козин, Самат Мөхитов, Матвей Дудулин, Кәрим Сәлахов, Данил Панкратов, Илшат Габдрахманов алды. Бронза медальләр белән өйләренә Леон Мерцалов, Александр Лазарев, Дамир Нургатин, Арслан Арсланов, Раил Җамалетдинов, Сабир Садыйков, Ратмир Курамшин кайтты.

Фото: «Отечество» яшьләр-патриотик клубы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев