Армия кул сугышы буенча Бөтенроссия ярышларыннан өч медаль — безнеке!
спорт

Армия кул сугышы буенча Бөтенроссия ярышларыннан өч медаль — безнеке!

Казанда Россия Герое, лейтенант А. В. Козин истәлегенә багышланган армия кул сугышы буенча Бөтенроссия ярышлары тәмамланды.

Тантаналы чарада Лаеш районының «Ватан»  яшьләр-патриотик клубы спортчылары катнашты. Клубның барлык вәкилләре дә югары нәтиҗәләр күрсәтте:
Руслан Белоусов — 1нче урын;
Ранис Нуриәхмәтов — 1нче урын;
Артур Садыйков — бронза медаль.
Бу ярышлар спорт тормышында якты вакыйга булды. Ул — сәламәт яшәү рәвешенә һәм патриотик тәрбиягә омтылучы яшьләр өчен искиткеч үрнәк.
Спортчыларны һәм аларны әзерләгән тренерны зур җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар һәм яңа биеклекләр телибез!
Фото: @laishevoofficial


Нет комментариев