Биш призлы урын — ИФО беренчелегендә Лаеш районы сумочылары уңышы шундый
Лаеш районы суиочылары Идел буе федераль округы беренчелегендә искиткеч чыгыш ясадылар.

11-13 октябрьдә Түбән Новгородның Дзержинск шәһәрендә егетләр һәм кызлар арасында сумо буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды. Татарстан командасы составына Лаеш спорт мәктәбе көрәшчеләре дә керде.
Спортчыларыбызның нәтиҗәләре сөендерә
Әмир Хуҗәхмәтов 55 кг авырлыкта — 1 урын (Каип),

Самира Хәйретдинова 55 кг авырлыкта-2 урын (Сокуры),

Амалия Җамалиева 35 кг. авырлыкта — 1 урын (Орел авылы),
Гадел Сафина 50 кг авырлыкта — 3 урын (Габишево),
Конахина Аэлита 65 кг авырлыкта — 3 нче урын (Никольский).

Спорт мәктәбе тренерлары — Рөстәм Насыйбуллин һәм Илнур Гарипов.
Җиңүчеләр һәм призерлар Орел шәһәрендә узачак Россия беренчелегенә сайлап алынды.
«Кама ягы» спортчыларны һәм аларның тренерларын зур уңышлары белән котлый һәм алга таба җиңүләр тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев