Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
спорт

Дүрт секунд эчендә көрәштә җиңү

«Ватан» яшьләр-патриотик клубы тәрбияләнүчеләре балалар-яшүсмерләр фестивалендә чын көрәш буенча чыгыш ясадылар.

Ярышларда бик күп хис-кичерешләр, конкурентлы сугышлар һәм кызыклы вакыйгалар булды. Балалар югары нәтиҗәләр күрсәтү өчен күп күнегүләр ясадылар. Барысына да пьедесталга эләгү насыйп булмады, әмма нәтиҗәләр барыбер шаккатыргыч — 17 медаль, шуларның җидесе алтын, бишесе көмеш һәм бишесе бронза.

Үз үлчәү категорияләрендә Ризван Мингалиев, Артур Садретдинов, Роберт Курамшин, Даниил Штепа, Артур Бисеров, Егор Козин, Арслан Арсланов иң яхшылары булдылар. Көмеш медальләргә Нияз Зарипов, Владислав Кузин, Әмир Хөснетдинов, Кәрим Мирзахмедов, Радмир Курамшин лаек булды. Бронза медальләргә Арслан Арсланов, Герман Вафин, Леон Мерцалов, Самир Садыйков, Владислав Кузин лаек булды.

Ә Артур Садретдинов иң кызу көрәш өчен махсус приз алды. Артур көндәшен нибары дүрт секунд эчендә җиңде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дүрт секунд эчендә көрәштә җиңү