Дзюдо буенча яңа ел турнирында
Казанның «Батыр» дзюдо үзәгендә узган «Казан юлбарыслары«турнирында Татарстан һәм Марий Элдан 500 дән артык дзюдочы катнашты.
Татамида команда ярышлары, «койрыклар» турниры, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен көрәш ярышлары һәм шәхси беренчелек узды. Кунакларны әкияттәге эльфлар каршы алды, ә фойеда мастер-класслар һәм Кыш бабай белән фотосессия үткәрелде.
Лаеш спортчылары җиңүчеләр һәм призерлар булдылар. Марк Вырвич өч төр ярышта җиңде (35 кг), Арина Козлова, Дмитрий Маковкин һәм Камил Хәмәтҗанов — икенче (44, 38 һәм 26 кг), Ролан Шагеев һәм Алексей Маковкин өченче (30 һәм 23 кг).
Барлык җиңүчеләр һәм призерлар, шулай ук тренерлар һәм катнашучылар бүләкләр һәм медальләр алдылар. Бүләкләрне Европа чемпионы Наталья Муратшина тапшырды.
Турнир уңышлы үтте, имгәнүләрсез, һәм балалар яңа дуслар таптылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев