Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Футбол матчын тормыштан иртә киткән якташлар — футболчылар истәлегенә үткәрделәр.

Җәйге эссе көндә районның яшүсмерләр җыелма командасы һәм ветераннар командасы арасында иптәшләрчә футбол матчы узды.

Бу очрашу футболга битараф булмаган, иртә вафат булган егетләр истәлегенә багышланды. Лаеш интернат-мәктәбе стадионында аларның фотолары белән зур коллаж урнаштырылган иде. 

Алып баручы Герман Гайнетдинов, Лаеш спорт мәктәбе укытучылары Сергей Праслов һәм Александр Бабахинның сәламләү сүзләре яңгырады. Бер минут тынлыктан соң уен башланды. 

Тамашачылар арасында футбол ветераннарының балалары күп иде, алар уенчыларга актив ярдәм иттеләр. Кайбер малайлар әтиләре белән футбол кырына чыктылар. Матч тәмамланды. Яшьлек җиңде.

Җиңүче командага кубок тапшыру, коллектив белән фотография —һәм, мондый беренче матч Лаеш районының спорт тормышы тарихына кереп тә калды. Вафат булган егетләрнең әти-әниләре әлеге чараны оештыручыларга һәм барлык дусларына уллары турында истәлекләре өчен рәхмәт белдерделәр. 

Хәтерлибез. Яратабыз. Тормыш дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: футбол Лаеш районы